news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида котыру авыруы аркасында карантин кертелде

Авыруның соңгы очрагыннан ике ай узгач, билгеләнгән чикләүләр бетереләчәк.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Лениногорск шәһәренең Хәйретдинов урамында котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республика президенты сайтында урнаштырылган.

«Лениногорск шәһәрендә Хәйретдинов урамы территориясендә хайваннар котыру авыруы булганга, карантин урнаштырырга», — диелә документта.

Карантин гамәлдә булган вакытта шәһәрнең бу өлешендә йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны аннан читкә чыгару, авыру хайваннарны ит өчен чалу һәм аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә сату һәм куллану тыела..

Карантин чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылык ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot