Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куган
Һәлакәт Крупская урамында 22нче балалар бакчасында булган.
(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Лениногорскида коткаручылар балалар бакчасыннан шөпшәләрне һәм ярканатны куганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә иртән 7нче зональ эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре Крупская урамындагы 6 йортта урнашкан 22нче балалар бакчасына килделәр. Бакча мөдире бер бинага ярканат керүен, ә балалар бакчасы территориясендә шөпшә оя ясавын хәбәр иткән.
Коткаручылар ярканатны тотканнар, шөпшә ояларын алып урманга илткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз