news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида капиталь ремонттан соң “Писмән” тимер юл станциясе ачылды

Тимер юл станциясен ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашты

(Лениногорски, 15 октябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның Лениногорски муниципаль районына сәфәр кыла.
Эш сәфәре барышында Татарстан Президенты капиталь ремонттан соң “Писмән” тимер юл станциясен ачу тантанасында катнашты. Бу – нефть тармагы үсешен тәэмин итү максатыннан төзелгән йөк станциясе. Бер тәүлектә станция аша 24 йөк поезды уза.
ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә тимер юл вокзалына капиталь ремонт ясалган – вокзал һәм административ бинага ремонт үткәрелгән, әйләнә–тирәсе тәртипкә китерелгән, вокзал территориясенә асфальт җәелгән, шулай ук урамны яктыру системасы төзекләндерелгән һәм яңа автобус тукталышы урнаштырылган.
Искәртеп узабыз, киләчәктә “Татсталь” металлургия заводы эшен тәэмин итү өчен 1050 метр озынлыгындагы ике юл, заводка төшү юлы төзү күздә тотыла. Йөкләр хәрәкәтен елына 3,05 миллион тоннага җиткерү ниятләнә.
“Вокзал ачылу – ул зур шатлык, иҗади эшнең нәтиҗәсе”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев вокзалны ачу тантанасында һәм соңгы елларда республикада вокзаллар төзү һәм ремонтлау буенча актив эш алып барыла, дип өстәде.
Республика башлыгы фикеренчә, Лениногорски районында күп эш башкарыла, район зур үзгәреш кичерә. “Лениногорски – Татарстанның иң матур шәһәрләреннән берсе”, – дип саный М.Шәймиев.
Республикадагы социаль–икътисади хәл турында сөйләгәндә, ул узган елның авыр булуын, әмма кризис белән бәйле кыенлыкларның акрынлап артка чигенүен ассызыклады.
Республика башлыгы фикеренчә, Татарстанда җитештерү сәнәгате һәм терлекчелек өчен җитәрлек күләмдә ашлык җыеп алынды. Республикада үзебездә җитештерелгән продукциянең бәясе артмасын өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. “Татарстанда минималь азык–төлек продуктлары җыелмасының бәясе – илдә иң арзаны”, – дип искәртте ул.
Үз чиратында, Лениногорски районы башлыгы Рәгать Хөсәенов республика һәм Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенә вокзалны капиталь ремонтлауда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. “Вокзал – Россиянең иң төзек шәһәрләре исемлегендә икенче урынны алган шәһәребезнең йөзе ул”, – диде Рәгать Хөсәенов.
“Вокзал яны мәйданы, вокзал бинасы үзгәреш кичерде. Без клиентларыбызга хезмәт күрсәтүгә һәрвакыт шат”, – диде “Россия тимер юллары” ААҖнең филиалы – Куйбышев тимер юлы башлыгы Сергей Кобзев. Ул республика җитәкчелеге белән вокзаллар төзү һәм ремонтлау буенча уртак эш киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип өстәде.
“Писмән” тимер юл вокзалын ачу тантанасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Булат Зиннуров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100