news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида «Ихлас» мәчетендә имамнар һәм мөслимәләр җыелышы узды

Лениногорск районында 20дән артык имам һәм якынча 30 актив мөслимә «Ихлас» мәчетенә җыелды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов җыелышта каралачак актуаль мәсьәләләр хакында әйтте. Алар арасында гошер җыю һәм аны мохтаҗларга тарату, махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү, күбрәк изгелек кылып калырга тырышу, шулай ук Газа секторы халкының кайгысына да битараф булмау кебек мәсьәләләр бар.

Озакламый мәчетләр каршында дини укулар башлана һәм сентябрь ахырында укуларга багышланган җыелыш узачак.

Чарага Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гимаев килгән иде. Ул конфессияара диалогны һәм социаль партнерлыкны ныгытуга юнәлдерелгән чыгыш ясады.

Шулай ук бүгенге көндә барлык тармакларга җәелгән мошенниклык алымнары, алдарларга каршы бергә көрәш алып баруның кирәклеге хакында сөйләде. Кешеләргә күңел тынычлыгын, акчасын, малын саклап калу өчен, аңлату эшләрен алып барырга кирәк, диде.

Лениногорск районы хәзрәтләренә имам вазифаларын үтәргә рөхсәт бирә торган шәһадәтнәмәләр тапшырдылар, ә җәй көннәрендә балаларга дини-әхлакый курслар оештырган мөслимәләргә Рәхмәт хатлары бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot