news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида ир хатына пычак кадаган да үзе тәрәзәдән ташланган

Тикшерү бара.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Лениногорскида ир хатына пычак кадаган да үзе тәрәзәдән ташланган, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Бу коточкыч хәл балалар күз алдында була. Ир белән хатын 17 июньдә бергә эчеп утыралар. Алар арасында ызгыш чыга. Ир өч баласы күз алдында хатынына пычак белән кадый. Аннары үзе 4 нче кат тәрәзәсеннән сикерә.

31 яшьлек Э. күкрәк читлегенә кадалган пычак җәрәхәте белән хастаханәгә озатыла. Ире – 30 яшьлек Р. шулай ук хастаханәдә. Аның уң кулы һәм аягы сынган. Өч сабый хәзер әбиләрендә яши. Эльмира А. үзе декрет ялында, ире төзелеш оешмасында эшли.

Тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot