news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида инвалидлар декадасы башлану уңаеннан концерт булды

Жюри аларның чыгышларын бәяләде һәм барысына да төрле номинаөияләр буенча дипломнар, бүләкләр тапшырды.

(Лениногорск, 3 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск Мәдәният сараенда физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен ял концерты узды, дип яза  җирле басма.

“Физик мөмкинлеге чикләнгәннәр – алар көчле рухлы, бердәм, тормыш авырлыкларыннан зарланмыйча көн итәләр, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең чыгышында. – Сезгә тыныч тормыш, көннәрегез якыннарыгыз кайгыртуында һәм дәүләт яклавында узсын”, диде ул.

Мәдәният сарае сәхнәсендә 14нче мөмкинлеге чикләнгән балалар мәктәбе, “Алый парус” реабилитация үзәге тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады.

Шәһәрдә эшләп килүче “Дари добро” оешмасы Мәдәният идарәсе белән берлектә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче әниләр өчен “Әни йөрәге” дигән конкурс уздырды. Анда 6 әни катнашты. Алар үзләрен бар яктан күрсәтте, алар оста, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, авыру балаларын тәрбияләргә көч тә табалар.

Жюри аларның чыгышларын бәяләде һәм барысына да төрле номинаөияләр буенча дипломнар, бүләкләр тапшырды.

“Алтын әни -2017” титулына исә Ильвира Шәрифуллина ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100