Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида «Җиңү вальсы» акциясе башлана
Бүген Лениногорскида «Җиңү вальсы» акциясе уза. Ул Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган.
Акция Россиянең төрле почмакларында Җиңү көне алдыннан уза. Лениногорскида быел өченче мәртәбә үтә. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Оештыручылар әйтүенчә, быел акция 5 майда өч мәйданчыкта узачак. 10.00 сәгатьтә Картлар һәм инвалидлар йортында, 11.30 «Долголетие» социаль ярдәм үзәгендә, 13.00 үзәк мәйданда вальс әйләнергә мөмкин.
«Бүген, 5 май көнне үзәк мәйданга килеп, «Җиңү вальсы» акциясендә катнашырга, күрергә була. Шулай итеп, Бөек Җиңү өчен, җирдә тынычлык өчен үз гомерләрен кызганмаганнарга хөрмәт күрсәтә алырбыз», диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз