news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Җиңү көнендә хәрби хәрәкәтләр һәм ретро-автомобильләр йөреше узды

Лениногорскида Җиңү көнендә хәрби хәрәкәтләр һәм ретро-автомобильләр йөреше узды
Фото: Розалия Мостафина/http://zamansulyshy.ru/

Лениногорскида Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Парадта хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшь армиячеләр, «Беренчеләр» хәрәкәте, мәктәпләр, нефть техникумы, политехник колледжлар тантаналы йөрештә катнашты. Алар Ленинградская урамыннан , Мәңгелек уттан Үзәк мәйданга кадәр төз хәрәкәтләр белән атлап бардылар. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Алардан соң сугыш чоры стилендә бизәлгән ретро-автомобильләр, хәрби техникалар узды. Шулай ук беренче нефть чыгаручылар хөрмәтенә дә махсус машина бизәлгән иде. Чөнки нәкъ менә сугыш еллары чорында Шөгер җирлегендә беренче нефть табылган бит.

«Җиңү парадына кызым, киявем, оныгым белән чыктык. Җиңү парады бигрәк матур уза. Ретро-автомобильләр ни тора. Матур итеп бизәгәннәр дә. Бәйрәм бик матур башланды. Барыгызны да Җиңү көне белән», - ди Лениногорскида яшәүче Галия Хәйбуллина.

Тантаналы йөреш Үзәк мәйданга кадәр килеп керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot