Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскида Җиңү көнендә автойөрештә махсус хәрби операциядә катнашучылар булды
Лениногорскида Бөек Җиңү алдыннан ветераннар төркеме автойөреш акциясенә кушылып, яшь буын белән очраша. Быелгы автойөрешкә махсус хәрби операция хәрбиләре дә кушылды. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Ветераннарның бизәлгән машиналарга утырып, шәһәр урамнары буйлап йөрүләре матур күренеш. Быел Җиңү көненә махсус бизәлгән 9 машина иде.
Шуларның берсе яшел төстәге «ВАЗ» башкалардан аерылып торды. Аны оста куллы Юрий Илюхин үзе оештырган. Бар да сугышчан: яшел төстәге машинасы да, хәрби киеме дә.
Ул йөрткән «ГАЗ -67» машинасы 1946 елгы. «Мондый машинада командирлар гына йөргән», - ди ул. Әлеге машинаны ул үзе ремонтлап, сафка бастырган.
Автойөреш, гадәттәгечә, чараны төп оештыручысы ДОСААФ автомәктәбе яныннан кузгалып, шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтте. Мәктәп территориясеннән машиналар узганда, балалар шарлар, флаглар тотып, ветераннарны сәламләп, озатып калды.
Машиналар колоннасы 2нче мәктәпкә тукталды. Биредә укучылар чыгышы булды, кунаклар өчен кечкенә концерт та оештырганнар.
Автойөреш колоннасы Мәңгелек утка таба юл тотты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Автойөрештә катнашкан тыл хезмәтчәннәре, ветераннар, шулай ук укучылар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз