Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида иң яхшы спортчы-укытучылар турында стенд ачылды
Лениногорск шәһәренең мәгариф идарәсендә шәһәр һәм республиканың спорт тормышында актив катнашучы педагоглар Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәгыйз Санатуллин һәм профсоюз активы белән очраштылар.Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Спортчыларны 12нче лицей укучылары флешмобы каршы алды.
Мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы рәисе Марина Сосункевич укытучыларга «Дан галереясы: Лениногорск муниципаль районы мәгариф системасының иң яхшы спортчылары» стендындын тәкъдим итте. Очрашуда катнашучы 20 педагог Дан галереясына кертелгән иде.
Очрашу спортчыларга мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары һәм профсоюз бүләкләре тапшыру тантанасы белән дәвам итте.
Очрашуны чәй табыны артында бергәләп сөйләшеп утыру белән тәмамладылар.
фото: Мәгариф идарәсе профсоюз оешмасыннан
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/leninogorskida-in-iaxsy-sportcy-ukytucylar-turynda-stend-acyldy
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз