news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида икенче тапкыр «Аулак өй-баттл» ярышы булды

Лениногорскида икенче тапкыр «Аулак өй-баттл» ярышы булды
"Заман сулышы"

Лениногорск Мәдәният сараенда быел икенче мәртәбә «Аулак өй-баттл» ярышы гөрләп узды.

«Аулак өй – баттл» - республикакүләм проект. Ул Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырыла. БУ хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Лениногорскилылар узган ел Әлмәттә җиңү яулады, аннары июльдә Болгарда «Аулак өй – баттл» республикакүләм финал ярышларында катнашты.

Лениногорскида яз айларында аның беренчесе узды. Ул чакта анда 4 команда катнашты. Менә икенчесе узды , анда ике команда көч сынашты. «Күгәрченнәр» һәм «Асылташлар» командасы составында укытучылар, тәрбиячеләр һәм журналистлар иде.

Аулак өй-баттл – ул элеккеге аулак өйләрдән бераз аерылып тора, монда җыр-биюдән тыш, әдәби ярышта да көндәшләрең белән көч сынашырга кирәк. Бүген узган уенда катнашучылар җыр-бию, нәфис сүздә осталыклары белән беррәттән, татар әдәбияты классиклары әсәрләрен ни дәрәҗәдә белүләрен дә күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы иде.

Жюри һәр биремне җентекләп анализлады һәм нәтиҗәләр чыгарды. «Асылташлар» командасы 94 балл, «Күгәрченнәр» командасы 93 балл җыйды.

Ярышны 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Зөмәрә Шәрәпова алып барды. Ул уенны оештыручы да. «Баттлны гимназия укучылары белән дә оештырырга уйлап торам. Татар теле үсеше өчен бу проект бик тә кирәкле. Ярыш татар әдәбиятын, татар телен дә яхшы итеп белүне сорый. Әлеге проектны үрнәк буларак авыл клубларында да үткәрергә була», - ди Зөмәрә Шәрәпова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100