news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида ике юл акциясе үткәрелә

Район буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аеруча активлашты

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда йөрүчеләрне ике акция барышында тикшерәчәк.
1-10 октябрьдә “Җәяүле” акциясе барышында машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр игътибар үзәгендәбула.

1-15 октябрьдә “Автобус” операциясе барышында машина йөртүчене һәм транспорт чараларын тикшерәләр.

Юл кагыйдәсен бозган өчен, җәяүлегә штраф – 500 сум, машина йөртүчегә минималь сумма – 500 сум.
Бу хакта районның “Заман сулышы” газетасы хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100