news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида хатын-кыз аферистларга ярты миллион сум акча күчергән

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Лениногорскида яшәүче бер ханым банк хезмәткәрләре дип таныштырган аферистларга ярты миллион сум акча күчергән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ике көн элек полициягә 56 яшьлек пенсионер ханым мөрәҗәгать итте. Хатын-кызга билгесез кеше шалтырата, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Аның счетыннан акча күчерергә тырышуларын хәбәр итә. Саклап калу өчен дип, акчаны хатын-кызга резерв счетына күчерергә тәкъдим итәләр», - дип сөйләделәр полициядә.

Тикшерү барышында хокук сакчылары аферистның Волгоградта теркәлүен ачыклый. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot