Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида Горький исемендәге паркта Кыш бабай резиденциясе эшли
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Лениногорскида М.Горький исемендәге ял паркында Кыш бабай резиденциясе, ягъни Кыш бабай йорты үз ишекләрен ачты. Яшь лениногорскилылар Кыш бабайда һәм Кар кызында кунакта булырга өлгерде инде. Балалар шигырьләр сөйләгәч, Кыш бабайның татлы күчтәнәч бирүе тагын да күңелле мизгел булды. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Кыш бабай резиденциясе әкият йортын хәтерләтә. Тышкы яктан ул матур утлар белән балкып тора. Әнә шушы матур йортны күреп, оныгы белән кереп чыгарга булган лениногорскилы Хатип Әхмәдуллин.
«Менә 4 яшьлек оныгым белән саф һава суларга чыктык. Шушы гүзәл йортның эчен күреп чыгарга булдык. Монда исә балалар өчен әкият дөньясы оештырганнар», - ди ул.
Кыш бабай резиденциясе 8 гыйнварга кадәр 15.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
«Серле могҗиза илендә булырга теләсәгез, килеп, күреп китегез. Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшәргә була. Иң мөһиме – шигырь өйрәнеп, әзерләп килегез», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз