Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды
Лениногорскида «Герой әтисе» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә махсус хәрби операциядә катнашучыларның дәүләт бүләкләренә лаек булган әтиләренең портретлары тәкъдим ителгән һәм ул Татарстанның төрле районнарын колачлый. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.
Барлыгы 46 портрет, әтиләрнең кулларында – улларының сурәтләре, хәрби бүләкләре, шәхси әйберләре. Болар барысы да бүген буыннар арасындагы бәйләнеш символы булып тора.
Портретлар арасында ике якташыбыз: Батырлык ордены кавалеры Ринат Бекмурзинның әтисе – Рөстәм Бекмурзин һәм Артем Мурасовның әтисе - Вәгыйз Мурасов портретлары да урын алган. Әтиләр үзләре шулай ук күргәзмә ачылышында катнашты.
Бүген күргәзмәнең ачылышына лениногорскилылар, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, укучылар, студентлар, ветераннар советы әгъзалары, иҗтимагый оешма вәкилләре килгән иде.
Чарада катнашучыларны район башлыгы Марат Гирфанов сәламләде. «Бүгенгесе көндә батыр ир-егетләребез илебез тынычлыгын саклыйлар. Кызганыч, югалтуларсыз да булмый. Аяусыз сугышта якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашам. Бу күргәзмә яшь буын өчен аеруча әһәмиятле», – диде ул.
Күргәзмә Мәдәният сараеның 2нче катында 1 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Керү түләүсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз