news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида гаилә белән бергәләп ГТО тапшырдылар

Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә шәһәр һәм район мәктәпләреннән гаиләләр килде, барлыгы 26 гаилә катнашты.

(Лениногорск, 11 март , “Татар-информ”, “Заман сулышы”, Розалия Мостафина). Лениногорскида Зур гаилә уеннары – “Без бергә” проекты кысаларында “ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп” муниципаль этабы узды. Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә шәһәр һәм район мәктәпләреннән гаиләләр килде, барлыгы 26 гаилә катнашты, дип хәбәр итә район газетасы.

Спорт мәктәбе шау-гөр килеп торды. Бар почмактан спорт сөюче гаиләләрнең шат авазлары яңгырап торды. Гаиләләр озынлыкка сикерү, турникта тартылу, аякны туры килеш тотып, гәүдәне бөгү, отжимание ясау, яткан килеш гәүдәне күтәрү, йөгерү кебек спорт төрләрендә сынаштылар.

Катнашучы гаиләләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде. Сәламәтлекнең үз кулыбызда булуын, сәламәт тәндә - сәламәт рух икәнен билгеләде.

Шунысы шатлыклы: районда спортны үз иткән гаиләләр шактый. Әнә Зеленая Роща мәктәбен тәкъдим итүче Бәдертдиновлар гаиләсенең көр күңелле булуына сокланырлык. Уллары Рушан Зеленая Роща мәктәбенең 10 сыйныфында укый. Милли көрәш, хоккей белән шөгыльләнә. Гел алдынгы урыннарны яулый. Әтиләре Марат авыл волейбол, хоккей командаларында уйный. Күптән түгел волейбол буенча авыл командалары арасында узган ярышта алар командасы беренче урынны алган, хоккей буенча исә өченче урынны.

-Гаиләбез белән спортны яратабыз. Шәһәргә Боз сараена тимераякта шуарга киләбез, ишегалдында баскетбол, волейбол мәйданчыгы бар. Бергәләшеп йөгерәбез, чаңгыда шуабыз, - ди дус-тату Бәдертдиновлар гаиләсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100