news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган кичә булды

Лениногорскида Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган кичә булды
Рамия Гарифуллина

Лениногорск Мәдәният сараеның фойесында Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган әдәби кичә узды. Кичәне алып баручы Регина Гиззатуллина чарага килгән балалар бакчасы нәниләрен шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды, аның авыр язмышы турында сөйләде. Балалар бакчасы сабыйлары өчен зур экран аша «Туган тел» әкияте күрсәтелде.

Балалар бакчасыннан килгән балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлап килгән, Рамазан Исламов «Мышка в молоке», София Учаева «Карлыгач», Самира Сәлимгәрәева «Бала белән күбәләк», Диана Әхмәтова «Кошларга» дигән шигырьләрне матур һәм сәнгатьле итеп башкарды.

Әлбәттә, кичә әкият геройларыннан башка узмады. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык та килгән иде. Алар балалар белән капчык киеп, кашык белән йомырка тотып йөгерү кебек уеннар уйнады. Алып баручы Регина Гиззатуллина «Түбәтәйле» уенын уйнатты.

Кичә барышында Габдулла Тукайның әсәрләреннән кыскача өзекләр дә укылды. Балалар аларның Габдулла Тукайның кайсы әкиятеннән, шигыреннән икәнен әйтергә тиеш иде.

11 нче гимназиянең «Айсылу» балалар театры түгәрәгенә йөрүче укучылар «Шүрәле сандыгы» күренешен күрсәтте. Соңыннан, барысы бергә Габдулла Тукайның «Туган тел»ен җырлады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100