news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида «Фронт бригадасы» шәһәрдә яшәүче ветераннар янында булды

Лениногорскида «Фронт бригадасы» шәһәрдә яшәүче ветераннар янында булды
Фото: Лениногорск мәдәният идарәсеннән

Лениногорскида «Фронт бригадасы» шәһәрдә яшәүче ветераннар янында булды. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

Мәдәният сарае үзешчәннәре һәм шәһәр солистлары Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яшәгән ишегалларында сугыш турында яраткан җырларын башкардылар.

Фронт бригадасы 8 ветеран янында булды. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллардагы яраткан җырлар башкарылды һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары ясаган открыткалар бүләк ителде. Олы буын котлауларны зур рәхмәт белән кабул иттеләр, җырладылар, кайберләре хәтта биеде дә!

Ел ел саен фронт бригадасына автомашиналар бирүдә Лениногорскиның Чик сакчылары берлеге ярдәм итә. Өченче ел рәттән акциягә әфганчылар берлеге һәм Лениногорскиның «Хәрби туганлык» кушыла. Фронт бригадасы колоннасына ретро машиналар белән ярдәм итүче - шәхси эшмәкәр Юрий Илюхин иде.

Мондый котлаулар Лениногорскида инде алтынчы мәртәбә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100