news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Физкультурачы көнендә спорт өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр

"Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төре ярышларында катнашты.

Лениногорскида Физкультурачы көнендә спорт өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Розалия Мостафина

(Лениногорск, 13 август, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида спорт өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде, шулай ук спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче, зур уңышларга ия булган балаларга да Мактау грамоталары тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Юность" стадионында күп төрле спорт уеннары узды. "Яшел фитнес", стритболл, кроссфит, скандинавча йөрү - һәркем үзе теләгән спорт төре ярышларында катнашты.

Спорт бәйрәме белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Лениногорскиның спорт шәһәре булуын, спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләре турында әйтеп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot