Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскида эшсезләр өчен ярминкә үтте
Ярминкәдә 200дән артык кеше катнашты
(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Лениногорски муниципаль районының мәшгульлек үзәгендә эш урыннары тәкъдим итү буенча ярминкә узды, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы.
Әлеге чарада “ЛозНА”, “Идал”, Лениногорскиның механика заводы, “Ностальжи” арт-кафесы, почта хезмәте, “РемСервисТранспорт”, “Витязь” шәхси сак предприятиесе, “Агропродсервис”, “Росток”, “Татар монтаж-көйләү идарәсе” (ТМНУ), “ЛенИнвестСтрой”, Технологик транспорт идарәсе (УТТ), “Лениногорская” агрофирмасы” җәмгыятьләре эш тәкъдим итте. Ярминкәдә 200дән артык кеше катнашты.
Тәкъдим ителгән эшләрдән күренгәнчә, бүген райондагы оешмаларга слесарь, эретеп-ябыштыручы, хисапчы, кассир, почта хезмәткәре, сакчылар, В, С, D, Е категорияләре булган шоферлар, ветеринария табибы, агроном, тракторчы, слесарь-моторист, официант, пешекче, инженерлар, менеджер, токарь, фрезерчы, баш технолог, икътисадчылар җитми.
Эш эзләүчеләр арасында пенсия яшендәге абый-апалар да, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр һәм студентлар да бар иде. Ләкин, кызганыч ки, эшкә урнашам һәм эшлим дигән ныклы карарга килүчеләр бармак белән генә санарлык булды. Нәтиҗәдә Лениногорск механика заводына эшкә урнашырга ун кеше теләк белдергән. Алар эш шарты турында сөйләшүгә чакырылган. “Лениногорская”агрофирмасы”на – 2, “РемСервисТранспорт”ка – 5, Татар монтаж-көйләү идарәсенә – 1, “Витязь” шәхси сак предприятиесенә – 6 кеше мөрәҗәгать иткән, эш тәртибе, хезмәт хакы, соцпакет бирелү-бирелмәве белән кызыксынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз