news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида эндоскопия бүлеге ачылды

Эндоскопия – эчке органнарга махсус прибор – эндоскоп белән диагностика үткәрү.

 (Лениногорск, 2 апрель, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә тантаналы шартларда эндоскопия бүлеге ачылды, дип яза җирле басма.

Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев һәм табиблар, шәфкать туташлары, медперсоналлар катнашты.

Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә диагностик характерда эшләүче эндоскопик кабинет бар иде, ләкин ул дәвалау, авыруны иртә стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирми иде.

Хәзер исә “Татнефть” җәмгыятенең финанс ярдәме белән хастаханәнең икенче этажында заманча итеп, капиталь ремонт үткәреп, эндоскопия бүлеге ясап куйдылар. Монда медицина хезмәте күрсәтү дә киңәйде: диагностика, дәвалау, операция ясау да каралган.

Биредә өр-яңа медицина җиһазлары куелган. Бүлек мөдире, табиб Дмитрий Первушкин әйтүенчә, көньяк-көнчыгыш төбәк медицинасында тиңе булмаган җиһазлар куелган.

- Квалификацияле һәм эшләргә теләге булган коллектив тупланды. Биредә авыруларга амбулатор һәм көндезге стационар рәвештә медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Авыруларны направление һәм диспансеризация аша кабул итәчәкбез, - ди табиб.

 Эндоскопия – эчке органнарга махсус прибор – эндоскоп белән диагностика үткәрү. Эндоскоп – кечкенә трубкага охшаган. Эчке органнарга кертү өчен төрлесе кулланыла, Туры эчәклек, авыз, бугаз аша кертелүче эндоскоплар кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100