news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида десантчылар хөрмәтенә һәйкәл ачылды

Һәйкәлне торгызу өчен акчаны десантчылар үзләре җыя, килештерү, оештыру, транспорт мәсьәләләрен чишәргә башка оешмалар да булыша.

(Лениногорск, 3 август , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскида, Һава-десант гәскәрләре көне уңаеннан, Ленин проспектындагы аллеяда һәйкәл ачылды. Десантчыларның “әтисе” Василий Маргелов бюсты һәм парашют куполыннан гыйбарәт ул, дип хәбәр итә “Заман сулышы”.
Ачылу тантанасында кеше күп иде: махсус чакырылган кунаклар, әлеге гаскәрләрдә хезмәт иткәннәр, аларның гаиләләре катнашты. Шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән халыкны аның киңәшчесе Петр Гринь котлады.

-Тиз арада шундый матур һәйкәл торгыздыгыз. Ул очрашу-күрешү һәм шәһәребезнең тагын бер истәлекле урыны булып торыр, - диде.

Һәйкәлне булдыру фикере март аенда туа, Әфганчылар җәмгыяте җитәкчесе Рамил Даутов шундый тәкъдим белән десантчыларга чыга. Десантчыларның әтисе Василий Маргеловның бюстын куярга тәкъдим итә. Аны үзе дә десантчы булып хезмәт иткән “Лениногорскнефть” идарәсенең профсоюз комитеты рәисе Марат Кашапов эләктереп ала. Бюст кына аңлашылып бетмәс, парашют куполын да куярга кирәк, дип үз фикерен белдерә. Сызым-схема, проект эше буенча идарәдә эшләүче яшь белгеч Данил Лапаскин белән эшли башлыйлар. Һәйкәлне торгызу өчен акчаны десантчылар үзләре җыя, килештерү, оештыру, транспорт мәсьәләләрен чишәргә башка оешмалар да булыша.Тантанада аларга рәхмәт сүзләре белдерделәр.

Һәйкәл ачылуга шәһәребездә туып үсеп, күп еллар инде Самарада яшәүче Фәния Бевзюк (Сафина) килгән иде. Ул туган шәһәрендә шундый һәйкәл барлыкка килүе белән горурланам, диде. Ул үзе дә бу өлкәдән ерак түгел, парашюттан сикерү буенча рекорд куйган кеше, спорт мастеры, алты мең биш йөз сикерү ясаган кеше.
Десантчы Рафик Абдувахитов бәйрәмгә хатыны Гүзәл, ике яшьлек улы Әмир белән чыккан.

-Мондый зур чарада беренче тапкыр катнашабыз, бик күңелле оештырганнар. Һәйкәлне дә бик ошаттык, бүләкләр дә тапшырдылар, - ди.

Ә бүләккә агачтан ясалган парашют әзерләгәннәр. Тик аның бер шарты бар: бәйрәмгә зәңгәр берет һәм тельняшка киеп килергә кирәк. Андыйлар шактый күп иде: йөз данәсе дә үз иясен тапты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100