Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида «Чиккән сөлге - әниләрнең төсе» фольклор чарасы узды
Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылы китапханәсендә «Аулак өй» клубы әгъзалары белән сөлге чигү сәнгатенә багышланган «Чиккән сөлге - әниләрнең төсе» фольклор чарасы үткәрелде. Бу хакта авыл китапханәсе хәбәр итә, дип яза «Заман сулышы».
«Аулак өй» клубына йөрүче хатын-кызлар гореф-гадәтләр турында тыңлады. Күбесе традицион бизәкләрне чигү техникасын өйрәнергә теләк белдерде.
Чара ахырында катнашучылар ишеткәннәре турында фикер алышты, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Фольклор кичәсе традицион һөнәрчелекнең мәдәни тормышта әһәмиятен яхшырак аңларга ярдәм итте. Чара шулай ук халык традицияләрен саклауда һәм популярлаштыруда ярдәм итте.
«Киләчәктә мондый очрашулар уздыру, шулай ук татар халык иҗатына багышланган мастер-класслар һәм чаралар оештыру планлаштырыла», - дип яза китапханәдән Рәисә Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз