news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида чыккан янгын фаҗигагә китергән

1952 елгы ирнең үле гәүдәсе табылган

 (Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). Узган якшәмбе 18 сәгать 55 минутта Лениногорскиның Южная урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ул шактый өлешне чолгап алган була.

Ахырдан шунда яшәгән 1952 елгы ирнең үле гәүдәсе табылган. Аның вакытында түләмәгән өчен уты һәм газы үзәкләштерелгән челтәрдән өзелгән булган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана, дип белдерә районның “Заман сулышы” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot