Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорскида быел 900гә якын бала беренче сыйныфка бара
Шуларның 114е гаилә кереме аз булган, күп балалы яки әти-әниләре, балалар үзләре физик мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләрдән
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быел “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе Лениногорскиның Нефть монументы янында үтте, дип хәбәр итә “Заман сулышы” газетасы. Чарага шәһәр мэры һәм оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде. Хәйрия акциясе, гадәттәгечә, балалар тарафыннан әзерләнгән концерт белән башланды.
Быел беренче сыйныфка шәһәр һәм район буенча барлыгы 900гә якын бала бара. Шуларның 114е гаилә кереме аз булган, күп балалы яки әти-әниләре, балалар үзләре физик мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләрдән. Мәктәп кирәк-яракларыннан торган комплектның бәясе – 1 мең 500 сум.
Хәйрия акциясендә һәр елны оешма-предприятиеләр актив катнаша. Быел ярдәм кулы сузган предприятиеләрне атап үтми мөмкин түгел. Болар – “Шифа Торг”, “Фэтром”, “Техника”, “Ялтау” агрофирма”сы, Лениногорск механика заводы, “Агропак-Татарстан” “Татсталь”, “Торос-Молоко”, “Реал” җәмгыятьләре, “Төзелеш һәм торак-хуҗалык информацион ресурслар үзәге”, “Саклык” һәм “Ак Барс” банкы, “Милосердие” хәйрия фонды, “Страж” шәхси сак предприятиесе.
Моннан тыш, шәһәр оешмалары ярдәмгә мохтаҗ II–XI сыйныф укучыларына да матди ярдәм күрсәтә. Үз хезмәткәрләренең балаларын мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иткән “Техника”, “Коммунальник”, “Витязь”, “Идал” җәмгыятьләре, “Бәкер” шифаханәсе, Лениногорски телевидениесе мактауга лаек.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен ачып, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, волонтерлар белән берлектә, булачак укучыларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырды.
– Мәктәптә яхшы укып, әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермичә, намуслы, тәртипле булып үсегез. Балаларыбызның беренче бәйрәмен бернинди дә социаль кыенлыклар бозарга тиеш түгел. Белем көне аларга шатлык кына китерсен, – диде Рәгать Хөсәенов.
Акциядә күп балалы гаиләләргә сертификат тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз