news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида Бердәм сайлау көнендә Казан һәм Мәскәү артистлары чыгышы көтелә

Якшәмбе, 14 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көне уза. Лениногорск районында Татарстан Рәисен, районның вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаячаклар. Сайлау участогына барып, тавыш биргәннән соң беләзек биреләчәк. Шушы беләзек белән үзәк мәйданда узачак концертка килергә була. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Розалия Мостафина яза.

15.00 – 16.00 сәгатьләрдә – Мәдәният сарае үзешчәннәре чыгышы;

16.00 -18.00 сәгатьләрдә – шәһәр артистлары: Л. Михайлова, И.Галләмова, А. Мортазина җырлый;

18.00 -19.00 сәгатьләрдә – Чаллыдан «Мятные пряники» кавер-төркеме;

19.00 -20.00 сәгатьләрдә – Мәскәүдән «Интонация» төркеме;

20.00-21.30 сәгатьләрдә – Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгышы.

Лениногорск районында барлык сайлаучыларның саны – 58 798. Шәһәрдә – 44 493, авыл җирлекләрендә – 14 305

news_right_1
news_right_2
news_bot