news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида берәүне шешәдәше кыйнап үтергән

Аракы юньлегә илтмәгәне мәгълүм, югыйсә...

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Яңа елда Лениногорскиның Ленинград урамындагы бер йортта 32 һәм 38 яшьлек ирләр арасында низаг чыга.

Дөресрәге, баштан бергә эчәләр, аннан сугыша башлыйлар. Берсе көчлерәк була, шешәдәшенең башын идәнгә бәреп-бәреп кыйный һәм үзен генә калдырып кибеткә чыгып китә. Кире әйләнеп кергәндә, тегесе әле исән була. Аның үлгәнен белгәч, “Ашыгыч ярдәм” чакырта. Гаепләнүче элек хөкем ителгән, гаебен тулысынча таныган, дип белдерә районның “Заман сулышы” газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot