news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида башы белән чүлмәккә кысылып калган ике яшьлек балага ярдәм иткәннәр

Лениногорскида ике яшьлек кыз балага 7нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләренең ярдәме кирәк булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бала башын пластик урындык-чүлмәккә башын тыгуы һәм кысылып калуы турында хәбәр иттеләр.

Коткаручылар слесарь коралы белән баланың башын чыгарган. Бала зыян күрмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100