news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида балалар иҗаты конкурсының җиңүчеләрен билгеләделәр

Җиңүчеләрнең эшләре республика Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.

Лениногорскида балалар иҗаты конкурсының җиңүчеләрен билгеләделәр
zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/politseyskiy-dyadya-stepa-konkursyny-rayon-etaby-tte

(Ляениногорск, 13 май, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск эчке эшләр бүлегендә "Полицейский Дядя Стёпа" балалар иҗаты конкурсының район этабы төгәлләнде. "Полицейский Дядя Стёпа" конкурсының сайлап алу этабы җиңүчеләрен билгеләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 Анда 6-14 яшьлек балалар катнашты. Җиңүчеләрнең эшләре республика Эчке эшләр министрлыгына җибәрелде.

Беренче урынны Полина Марданшина (6 яшь), икенче урынны Полина Захарова (8 яшь), өченче урынны Софья Канавалова (6 яшь) алган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Айбулат Юнусов аларны җиңүләре белән котлап, уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot