news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида авырулар хастаханәдә тавыш бирде

Лениногорск хастаханәсендә 1810 нчы сайлау участогы эшли. Ул вакытлыча ябык участок, дип исәпләнә.

(Лениногорск, 18 март, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск район үзәк хастанәсендә тавыш бирделәр. Хастанәдә, аңа караган дәвалау учреждениеләрендә тәүлек дәвамында стационар дәвалауда булган авыручылар үз тавышларын бирә.

Сайлау комиссиясе рәисе Зөлфия Могыйнова әйтүенчә, сайлаулар тыныч уза. "Бүгенге көндә исемлек буенча 330 авыру исәпләнә. Алар 13.00 сәгатькә барысы да үз тавышларын бирде. Бик авыр хәлдә ятучылар янына сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре барып, сайлатып килде", - дип сөйләгән Зөлфия ханым.

Хастаханәдә ятучыларга күтәренке кәеф өчен истәлекле бүләкләр дә таратканнар. Берәүләргә татлы призлар тапшырганнар, икенчеләргә блокнот, ручкалар, значоклар да бирелгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot