news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида авторалли җиңүчеләре бүләкләнде

Быелгы узышлар әлеге ярышка нигез салучы, "Бәкер" шифаханәсенең элекеге баш табибы Фаяз Ибраимов исеме белән аталды.

Лениногорскида авторалли җиңүчеләре бүләкләнде
zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 24 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Кичә районның “Бәкер” шифаханәсе территориясендә авторалли-2019 узышы үтте. Республиканың көньяк-көнчыгышыннан автоузышчылар җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел узыш 15нче мәртәбә узды. Быелгы узышлар әлеге ярышка нигез салучы, "Бәкер" шифаханәсенең элекеге баш табибы Фаяз Ибраимов исеме белән аталды.

27 катнашучы арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

1 урын - Васильев Валерий. Ул «АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 - Волга» республиканский кубок призеров - Кубок России - «Бәкер» шифаханәсенә юллама белән бүләкләнде.
2 урын - Камалиев Илдар . 25 мең сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнде.
3 урын - Ахметзянов Раниль , 15 мең сум акчалата бүләкләнде.
4 урын - Шайдуллин Руслан , 10 мең сум тапшырылды.
5 урын - Бадыков Руслан . Шифаханәгә 10 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
6 урын - Исмагилов Ренат. Шифаханәгә 7 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Шулай ук ​​акчалата призлардан тыш, Татарстан Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев финалистларга "Казань автомобильная. XX век" истәлекле китапларын тапшырды.

Барлык катнашучылар диплом һәм пледлар белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot