news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида "Аударыш" уенында катнашу өчен Алтайдан да килгәннәр

Җиңүчеләрне үлчәү авырлыкларына бүлеп, 1,2,3 урыннарда билгеләделәр.

Лениногорскида "Аударыш" уенында катнашу өчен Алтайдан да килгәннәр
Розалия Мостафина

(Казан, 8 октябрь, "Татар-информ"). Татар атлары тагын бер кат үзләрен танытты. Лениногорск районының Югары Каран авылында "Аударыш" уенының республика чемпионаты узды. Чемпионатка ерак Алтайдан да килгәннәр. Бу турыда  "Бөгелмә авазы" газетасы хәбәр итә.

Чемпионатка Бөгелмә, Зәй, Балык Бистәсе, Азнакай, Саба, Актаныш, Тукай районнарыннан килгән иделәр, әлбәттә, Лениногорск көрәшчеләре дә читтә калмады.

Азия чемпионнары һәм аларның остазы Едильбаев Ербол, Алтай Республикасының “Этноспорт” федерациясе президенты, милли спорт төрләре буенча халыкара категорияле хөкемдар, бу ярышларның да баш судьясы булды.

Алтай кунаклары "Тәңкә алу" уенында катнашты. Бу милли уен. Атта барган көе җирдә яткан янчыкны алырга кирәк.

"Аударыш" биш үлчәү авырлыгында уздырылды.Көрәш ике мәйданчык эчендә барды, ике иярсез атка ике егет утыра, икесенең дә билендә билбау. Шул билбаудан тотып, көндәшне аттан сөйрәп төшерергә кирәк. Кем аттан төшә - шул җиңелә.

Җиңүчеләрне дә үлчәү авырлыкларына бүлеп, 1,2. 3 урыннарда билгеләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot