news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида атказанган спорт хезмәткәре истәлегенә ярышлар узды

Ике төр чаңгы ярышы буенча, төрле яшьтәгеләр арасында Лениногорск егетләре призлы урыннарны алды.

(Лениногорск, 17 февраль , “Татар-информ”, “Заман сулышы”). Лениногорскида чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча ачык республика беренчелеге ярышлары үтте, дип хәбәр итә район газетасы.

Ул лениногорскилы, республиканың атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре Александр Звягинцевка багышланды. Ул күп еллар «Олимпия резервы» спорт мәктәбен җитәкләгән кеше. Мәктәптән төрле елларда Кышкы олимпия уеннары, Дөнья чемпионаты катнашучылары, бөтенроссия ярышлары җиңүчеләре чыкты.

Республика беренчелеге ярышларында Казан, Әлмәт һәм Лениногорск спортчылары катнашты. Ике төр чаңгы ярышы буенча, төрле яшьтәгеләр арасында Лениногорск егетләре призлы урыннарны алды. Алар - Денис Вацков ( 4 нче мәктәп), Артем Васильев (5нче мәктәп), Алексей Ефимов (7нче мәктәп), Андрей Окунев (педагогик колледж), Даниэль Васильев (5нче мәктәп), Алексей Перовский (12нче лицей).

Чаңгыда тамплиннан сикерү буенча 56 спортчы катнашты. Призлы урын алучы егет-кызлар: Даниил Рохлин (11нче гимназия), Денис Вацков (4нче мәктәп), Виталий Сардин (8нче мәктәп) Рафаэль Мөхәмәтвәлеев (8нче мәктәп), Алексей Ефимов (7нче мәктәп), Надежда Кравцова (8нче мәктәп), Аделина Ибраһимова ( 12 нче лицей), Руслан Әхмәтшин (6нчы мәктәп).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100