news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида алимент түләмәүче хатын-кызны 700 мең сум бурычы өчен хөкем иткәннәр

Ике баласын тәрбяләгән өчен хатын-кыз биш ел дәвамында алимент түләмәгән.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Лениногорскида алимент түләмәүче хатын-кызны 700 мең сум бурычы өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд карары буенча хатын-кыз кеременең өчтән бер өлешен ике баласын тәрбяләүгә биреп барырга тиеш булган. Әмма ул 2013 елдан алимент түләүдән туктаган.

Суд аны алты айга төзәтү эшләренә җибәрергә хөкем иткән. Хезмәт хакының биш проценты дәүләт файдасына тотып калыначак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot