Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорскида Җәлил хәзрәт Фазлыев балаларга дини тәрбия бирү турында сөйләде
Лениногорскида Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев «Ихлас» мәчетендә халык, авылларның имамнары, Мәгариф идарәсендә мәктәп укытучылары, район активы белән очрашты. Ислам динендә әдәп-әхлак, балаларга дини тәрбия бирү турында сөйләшү үткәрде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында Рамия Гарифуллина яза.
Очрашуда Ютазы районы Урыссу авылы имам-мөхтәсибе Марат Мәрданшин да катнашты. Башка районнардан килгән имам-мөхтәсибләр белән башта белем бирүгә багышланган сөйләшү узса, аннары илебездә булган хәлләр, махсус хәрби операция зонасындагы якташларга район мәчетләренең һәрдаим ярдәм итеп торуына рәхмәт сүзләре әйтелде.
«Авылда имам булып эшләү җиңел түгел, бигрәк тә олы яшьтәге кешегә. Шәһәр имамнары үз эшен эш сәгатендә башкара да, кайтып китә, ә авылда яшәп, имам булып хезмәт итүчеләр 24 сәгать буе кеше янында. Иртәнге сәгать 5тә, кичке сәгать 9да килсәләр дә кабул итәргә тиешсең. Әйтәләр бит, әгәр берәү авылда имам булса, халык аннан разый булса, аның урыны Җәннәттә булыр, дип. Шуңа күрә, барчагызга да эшләгән хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Аллаһы Тәгалә сездән разый булып, исән-сау эшләргә насыйп булсын», – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Мәгариф идарәсендә үткәрелгән очрашуда, укытучылар, мөгаллимәләр, район авылларыннан килгән хатын-кызлар күп иде. Алар белән Җәлил хәзрәт Фазлыев әдәп-әхлак тәрбиясе, күп балалы ана һәм башкалар турында сөйләште. Үз чыгышында: «Без — мөгаллимнәр, мөгаллимәләр, иң беренче — балаларның күңел сакчысы булырга тиеш. Мәктәпләрдә бала тәрбияләү өчен нәрсә җитми? Әлбәттә, балалар җитми», - ди ул.
«Яңа туган баланың күңеле чиста була. Әгәр дә ана ярамаган нәрсә ашый икән, сабыйга ана сөте аша күчә ул. Өстәлдә хәрәм ризык та торырга тиеш түгел. Баланың күзен каплап куеп булмый бит, кирәкмәгәнне күреп, карап, күңеле каралырга мөмкин. Шуңа күрә дә, балага дини тәрбия бирү дә кирәк», – дип саный ул.
Хәзрәтләр мәктәпләрдә, балалар бакчаларына имамнарны чакырып, балалар белән сыйныф сәгатьләре үткәрелсен иде дигән тәкъдим белән чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз