news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Абүнәчеләр көнен бәйрәм иттеләр

Чарага “Заман сулышы”, “Лениногорские вести”, “Ярмарка” газеталарын яратып укучылар җыелды

(Лениногорск, 18 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Районның почта элемтәсенә район газеталарын яратып укучылар җыелды. “Заман сулышы”, “Лениногорские вести”, “Ярмарка” газеталары алар арасында призлар уйнатты, дип хәбәр итә “Заман сулышы” хәбәрчеләре.
Бу көнне газеталарга барлыгы 31 кеше язылды. Алар һәм килгән кунаклар өчен биш бүләк уйнатылды. Беренче бүләк - мунча сөлгесен Түбән Чыршылы укучысына бирделәр. Янә шампунь белән сөлге районның Тукай урамында яшәүче гаиләсенә китте. 2011 елның беренче яртыеллыгына булган бушлай квитанцияләр Чайковский һәм Менделеев урамнарында яшәүче абүнәчеләргә эләкте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100