news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида 500 кеше “Россия чаңгы юллары” ярышларында катнашырга гариза биргән

Бу көннең истәлеге итеп катнашучыларга “Россия чаңгысы. Лениногорск” дип язылган кызыл һәм зәңгәр төстәге спорт шапкалары да өләштеләр.

Лениногорскида 500 кеше “Россия чаңгы юллары” ярышларында катнашырга гариза биргән
zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 9 февраль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). 37нче тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, шәһәрнең “Яшьлек” спорт комплексы базасында "Россия чаңгы юллары 2019" ярышлары узды. Катнашырга теләүчеләр барлыгы 500гә якын гариза кабул ителде, диләр әлеге чараны оештыручылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел да шәһәребезнең мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие вәкилләре актив катнашты.

Чаңгычыларга старт бирелгәнче Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашучылырга яхшы кәеф, сәламәтлек теләде. Предприятие-оешма арасында узган Спартакиада җиңүчеләрен дә бүләкләде.

Старт иң беренче хатын-кызларга бирелде, алар бер километр араны үтте. Алардан соң ир-атлар үзләрен ике километр чакрымда сынады.

Бу көнне җиңелүчеләр булмады, барлык катнашучылар рәхәтләнеп чаңгыда шуып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Фиништан соң теләге булган һәркем кайнар чәй дә эчә алды.

Бу көннең истәлеге итеп катнашучыларга “Россия чаңгысы. Лениногорск” дип язылган кызыл һәм зәңгәр төстәге спорт шапкалары да өләштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100