news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида 27 мең төптән артык чәчәк утыртылачак

Лениногорск шәһәре җәй айларында тагын да матураеп китә. Яшеллек, агачлар да ямь биреп тора. Шулай ук шәһәр территориясендә клумбаларга утырткан чәчәкләр дә күзне иркәли. Быел Лениногорск шәһәрендә 27 мең 150 төп чәчәкләр утыртырга җыеналар. Алар арасында петуния, бегония, пеларгония, сальвия һәм башкалар була. Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов Телеграм-каналында хәбәр итте, дип яза «Заман сулышы».

Геройлар аллеясында, Ленинградская урамында, «Лениногорскнефть» идарәсе янындагы чәчәкләр инде шәһәр күрке булып тора. Тиздән башка урамнарда да утыртылачак.

Бу эшне 1 июньгә кадәр төгәлләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot