news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида 1нче сыйныфка баручыларга мәктәпкә әзерләнергә хәйриячеләр ярдәм итте

Әлеге балалар аз тәэмин ителгән, күпбалалы, мохтаҗ, социаль яктан авыррак хәлдә яшәүче гаиләләрдән.

(Лениногорск, 26 август, "Татар-информ", "Заман сулышы" , Розалия Мостафина). Лениногорскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республикакүләм акциясе узды. 1нче сыйныфка баручы 111 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырдылар, дип яза җирле басма.

Әлеге балалар аз тәэмин ителгән, күпбалалы, мохтаҗ, социаль яктан авыррак хәлдә яшәүче гаиләләрдән.

Сабыйларга бүген иксез-чиксез шатлык бүләк иттеләр: беренчедән, портфельле булдылар, икенчедән Урман паркы администрациясе аларны бүген аттракционнарда бушлай йөртү өчен билетлар тапшырган.

Балаларны мәктәп әзерләүдә өлеш кертүчеләр – депутат абый-апалар, предприятие-оешмалар, кайбер авыл җирлекләре.

1нче сыйныфка баручы балаларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Ул шулай ук ярдәм итүче предприятие-оешма җитәкчеләренә муниципалитетның, мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Балаларны Урман паркына җыйдылар. Аларны тик кенә бастырып тотмыйча, биетеп тә алдылар, уеннар да уйнаттылар.

11нче гимназиянең 1нче сыйныфына баручы Айдар Шафиков портфельле булуына шатлана. “Сумка эчендә әйберләр күп. Мәктәпкә барасым килә”, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100