news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида 1981 елгы ир-егет югалган

Станислав өеннән май аенда ук чыгып киткән

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). 2014 нче елның 17 маенда 1981 елгы Станислав Александрович Захаров өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый.

Билгеләре: буе 187 см, нык гәүдәле, чәче кара, бераз чал кергән, кыска итеп киселгән.

Киеме: хаки төсендәге футболка, яшел төстәге чалбар һәм кроссовки кигән булган.

Аның турында мәгълүматы булган яисә кайда булуын белүчеләрнең түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорыйбыз: 8-917-239-48-03, 8-937-29-74-549, 02. Бу хакта “Заман сулышы” газетасы хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100