news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорскида 12 яшьлек бала машинаны куып алып китеп авария ясаган

Лениногорскида мәктәп укучысы Toyota автомобилен куып алып киткән һәм полициядән качарга теләп юл-транспорт һәлакәте оештырган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте

12 яшьлек үсмер чит ил машинасын куып алып киткән, полиция хезмәткәрләренең таләпләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә яшь йөртүче идарә итә алмаган һәм баганага, светофорга һәм юл билгесенә бәрелгән. Аннары үсмер полиция хезмәткәрләреннән качмакчы булган.

Хәзер баланы тотканнар һәм Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ата-аналарга каникул вакытында балаларның ялын контрольдә тотарга һәм транспорт чарасы ачкычын җыеп йөрергә өнди.

news_right_1
news_right_2
news_bot