news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорски шәһәрендә яңа прокурор билгеләнгән

Лениногорски шәһәрендә яңа прокурор билгеләнгән

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). РФ Генераль прокуроры приказы буенча Лениногорски шәһәре прокуратурасын Петр Гринь җитәкләгән, ул элек әлеге районның прокурор ярдәмчесе булып эшләгән иде, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте.

Петр Гринь 1954 елның 1 гыйнварында Азнакай шәһәрендә туган. 1980 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. 1980 елның 22 октябреннән башлап прокуратура органнарында. Хезмәт эшчәнлеген Түбән Кама шәһәре прокуроры ярдәмчесе вазифасында башлаган. Өйләнгән, кызлары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot