news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорски районының Урдалы китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашу үткән

Очрашуга балачактан инвалидлар чакырылган иде.

(Лениногорск, 4 декабрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорски районы Урдалы китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашу үткән, дип яза җирле басма.

Очрашуга балачактан инвалидлар чакырылган иде. Алар өчен Фәнис Яруллин һәм Гакыйл Сәгыйров китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды.

Очрашуда катнашучылар кургәзмә белән таныштылар, бу ике язучы-шагыйрьнең биографияләрен һәм китапларыннан берничә шигырьне тыңлап үттеләр. Аннары әңгәмә чэй табыны артында дәвам итте.Кем нәрсә белән шөгыльләнүләре турында фикер алыштылар. Мәсәлән, Бикбов Мөнир җәй көне балыкка йөрүе турында сөйләде. Аларның, сәламәтлекләре әллә ни шәптән булмаса да, һәркайсының үзенең нинди дә булса шөгыле булу куандырды. Кунаклар төрле уеннар да уйнадылар, татар көенә рәхәтләнеп биеделәр. Елдагыча, бу очрашудан бик кәнагать булып, оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100