news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск ЗАГС бүлегендә яшь парны коймак белән сыйладылар

Лениногорск ЗАГС бүлегендә яшь парны коймак белән сыйладылар
Фото: ЗАГС бүлегеннән

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Май чабу (Масленица) атнасында никахлашкан яшь парларны бәйрәмнең традицион ризыгы – коймак белән сыйларга булдылар. Бу хакта «Заман сулышы» Лениногорск ЗАГС бүлегенә сылтама белән хәбрә итә.

Бүген, Май чабу атнасы тәмамлану алдыннан, Лениногорск ЗАГС бүлегендә тематик никах теркәлү узды. Бүлек хезмәткәрләре тантанага үзенчәлекле төсмер бирергә тырышты: самавыр, клиндерләр һәм коймак белән фотозона әзерләделәр.

ЗАГС бүлеге белгечләре яшь парларга Семен белән Юлиягә бер-берсен Май чабуның төп традицион ризыгы – коймак белән сыйларга тәкъдим иттеләр һәм аларның гаилә тормышы балда, майда барсын дип теләделәр.

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Май чабу атнасында барлыгы алты пар никахларын теркәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100