Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск ЗАГС бүлегендә көмеш туйларын билгеләп узучы гаиләне хөрмәтләделәр
Лениногорск ЗАГС бүлегендә «көмеш юбилярлар» - Мортазиннар гаиләсен хөрмәтләделәр. Фәрит Илфат улы белән Раушан Габдрәшит кызы менә 25 ел бергә кулга-кул тотынышып, матур гына гомер итәләр. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Гаилә башлыгы «Шифа ТПК» директоры вазифасын башкара. Раушан Габдрәшит кызы – Лениногорск балалар йорты директоры.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр.
Алар өч бала үстергәннәр: ике ул һәм бер кыз.
Юбилей уңаеннан тантанада Мортазинарның фамилиясе Лениногорск районының юбилярлар Мактау китабына кертелде, анда ир белән хатын үз имзаларын куйдылар. Алар көмеш балдаклар алмаштылар, дип хәбәр итә ЗАГС.
Фото: © ЗАГС бүлеге
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз