news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорск ЗАГС бүлегендә һөнәри бәйрәмдә янгын сүндерүчеләр никахларын рәсмиләштерде

Лениногорск ЗАГС бүлегендә һөнәри бәйрәмдә янгын сүндерүчеләр никахларын рәсмиләштерде
Фото: Лениногорск ЗАГС бүлегеннән

30 апрельдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә Әлмәт шәһәренең 15нче янгын сүндерү часте җитәкчесе Владислав Брагин һәм шул ук янгын часте инспекторы Әлфия Талипова никахларын рәсмиләштерде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме Россия Федерациясе Президентының 1999 елның 30 апрелендәге карары

«Россиядә беренче янгынга каршы хезмәт 1649 елның 30 апрелендә патша Алексей Михайлович карары белән оештырыла. Россиянең хәзерге заман янгын күзәтчелегендә 220 меңгә якын кеше исәпләнә - бу янгынга каршы федераль хезмәт, РФ субъектларының янгынга каршы хезмәте, муниципаль, ведомство һәм шәхси янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре, ирекле хезмәткәрләр», – дип хәбәр итә ЗАГС бүлеге.

«Һөнәри бәйрәмдә икеләтә шатлык булды. Яңа гаиләгә бәхетләр телибез», – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot