news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде

Ул - Роман Сергей улы Кобзарев.

Лениногорск Үзәк район хастаханәсенә яңа баш табиб билгеләнде
Кама ягы

(Лениногорск, 7 июль, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Кичә Лениногорскига Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев килде. Ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән берлектә үзәк район хастаханәсе коллективына яңа баш табибны тәкъдим итте.

Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Лениногорск хастаханәсенең баш табибы вазифасына Роман Сергей улы Кобзарев билгеләнде.

Ул 1986 елның 22 маенда туган. Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

2009 елда Төмән дәүләт медицина академиясен "Дәвалау эше" белгечлеге буенча тәмамлаган,

2011 елда "Анестезиология һәм реаниматология" белгечлеген алган. 2018 елда "Сәламәтлек саклауны оештыру һәм иҗтимагый сәламәтлек" белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

2011-2017 елларда – Төмәндә "1нче номерлы өлкә клиник хастаханәсе" табиб-анестезиолог-реаниматолог;

2017-2018 елларда – Казан федераль университетының Медико-санитар частенең табиб-анестезиолог-реаниматологы, 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире булып эшләгән.

2018-2019 – КФУ МСЧның медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы булып эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100