news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск янында өч машина катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, икесе зыян күргән

Кичә Лениногорск районында берничә машина катнашында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Аларның әйтүенчә, Зәй-Каратай авылы янында «Лада» автомобиленең йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, BMW белән бәрелешкән, шуннан соң чит ил машинасы Skoda автомобиленә килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә, «Лада» шоферы һәлак булган, BMW һәм Skoda автомобиленең йөртүчеләрен табиблар хастаханәгә алып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100