Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лениногорск хәрбие махсус операция зонасында өч тапкыр бүләкләнгән
Лениногорскида туып-үскән Игорьнең әти-әнисе һәм бертуганнары аның махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүен ике айдан соң гына белә. Игорь турында газетка язма бастыру өчен аны озак үгетләргә туры килгән. Хатыны Наташа да аз сүзле, эмоцияләрен түкми. Игорь ана карата һәм Наташаның балаларына карата ярату һәм хөрмәт, кайгырту хисләре тудырган. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Ул 1997 елда гаиләдә беренче бала булып туа. Аңардан соң ике сеңелесе бар. Мәктәпне, аннары Лениногорск политехника көллиятен тәмамлагач, армия хезмәтенә китә. Хәрби әзерлекне стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә үтә. Бер ел хезмәт итеп кайта.
Илдә хәрби операция башлангач, бу хәлләргә тыныч кына түзеп тора алмый, ныклы карарга килеп, 2023 елның гыйнварында ул хәрби комиссариатка китә. Аннары барлык документларны рәсмиләштереп, медицина комиссиясе узып, 15 апрельдә алгы сызыкка юл тота. Аны хатыны Наталья һәм балалар озатып кала. Әтисе белән әнисе, ике сеңлесе, алда әйтелгәнчә, 2 айдан соң гына беләләр.
Хәрби операциядә ул «Шрэк» кушаматын ала. Хәрби бурычларны үтәр өчен ул сапер вазифасында керешә. Соңрак исә БПЛА (пилотсыз оча торган аппарат) операторы була. Беренче яралануы 2023 елның августында Бахмут тирәсендәге хәрби операциядә була. Ул вакытта кулына кыйпылчык тия. Икенче тапкыр шул ук елның ноябрендә яралана.
«Мин ул чакта «Алга» Татарстан батальоны составында идем. Алгы сызыкка азык-төлек илткәндә, миннән 5 метр читтәрәк мина шартлады. Ул вакытта тимәде. Машина килгәч, прдуктларны бушатып торганда, кассета боеприпасы шартлады. Калак сөягенә кыйпылчык эләкте», - ди хәрби. Өченче ярасын 2024 елның гыйнварында ала. «Атыш вакытында мин беренче очраган чокырга сикерергә мәҗбүр булдым. Шунда сөяк шыгырдаган тавыш ишеттем, баксаң, уң кулымны сындырганмын икән», - ди.
Аннары күпсанлы операцияләр, Светлодарск, Луганск, Дебальцево госпитальләрендә дәваланулар. Игорь Стаханово госпиталендә булганда, янына хатыны Наталья килә, бер атна дәвамында яралы ирне карый, тәрбияли.
Күрсәткән фидакарьлеге, батырлыгы һәм кыюлыгы, югары профессионализмы өчен ул 2023 елның августында «Миналарны бетергән өчен» медале белән бүләкләнде. Хәрби бурычын үтәгәндә яхшы хезмәт күрсәтүе өчен 2023 елның ноябрендә Игорь «Өченче дәрәҗә хәрби батырлык» медале белән бүләкләнде. 2024 елның маенда хәрбигә Жуков медале тапшыралар.
Игорь волонтерларга маскировкалау челтәрләре үргәннәре өчен һәм антидрон пәрдәләре өчен рәхмәт белдерә. Аның әйтүенчә, фронтка техника бик тә кирәк. «Күзәтү, разведка һәм максатчан һөҗүмнәрне гамәлгә ашыру өчен махсус хәрби операциядәгеләр пилотсыз очкычларга мохтаҗ», – диде ул..
Материал Ильмира Гәрәева ярдәме белән әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз