Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лениногорск хәрбие администрация бүләк иткән машинада гуманитар йөк алып китәчәк
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Лениногорск хәрбие администрация бүләк иткән машинада махсус хәрби операциягә гуманитар йөк алып китәчәк. «Шевроле-Нива» машинасына посылкалар, медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр белән туп-тулы итеп төялгән, гуманитар йөк көнбатыш юнәлешкә китә. Бу хакта «Заман сулышы» яза.
Хәрби әйтүенчә, машина яңа түгел, тик ул яхшы хәлдә. Кайчандыр автомобиль районның бер авыл җирлегендә кулланылган. Хәзер тулысынча ремонт үткәрелгән, машина хезмәт итәргә әзер.
«Машинаны документлар белән рәсмиләштерүдә һәм ремонтлауда Лениногорск муниципаль районы администрациясе зур ярдәм күрсәтте. Бу ярдәмнең инициаторлары булган Рамил Әсадуллинга һәм Игорь Храмовка да рәхмәт әйтәсем килә», - ди хәрби Максим.
Китәр алдыннан ул «С любовью и молитвами» һәм «Своих не бросаем!» волонтер штабларга кереп чыккан. Анда әлбәттә, аңа күп итеп кирәкле әйберләрне төягәннәр.
Соңгарак калынса да, хәрбиләргә 23 февраль күчтәнәчләре җибәргәннәр. Әрмән диаспорасы бик күп күләмдә дарулар тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз